3 гыйнвар көнне кичен Казанның Дәрвишләр бистәсенең Солидарность урамындагы бер йорт фатирында Казан дәүләт медицина университетында белем алган 19 яшьлек студентканың үле гәүдәсе табыла. Моңа кызның хәлен белергә килгән туганнары тап булган.
Экспертиза ачыклаганча, ике дистәгә якын пычак белән җәрәхәтләү нәтиҗәсендә зыян күрүче җан биргән.
Әлеге факт буенча ТР буенча тикшерү идарәсенең Үзәк районара бүлегендә, РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче часте буенча (үтерү) җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча ТИ җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.
Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары дөрес оештырылу нәтиҗәсендә икенче көнне полиция хезмәткәрләре бу җинаятьне кылуда шикләнелүчене тоткарлауга ирешә. Бу элек караклык өчен хөкем ителгән 22 яшьлек М. И. була.
Гаепләнүче сыйфатында сораштырылганнан соң, И. үз гаебен тулысынча таныган. Социаль челтәрдә танышып, 3 ай вакыт узгач ул кыз белән ташлашырга ният кыла, әмма соңгысы ризалык бирми. Нәтиҗәдә низаг куба һәм егет кухня пычагы алып, кызга үлемгә китерүче яралар сала. Кыз каршылык күрсәткәнлектән һөҗүм итүче аның аякларын каеш белән бәйли.
Тикшерүченең үтенеч кәгазе буенча гаепләнүче сак астына алынган.
Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга багышланган тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә дигән хәбәр бирелә «Татар-информ»да.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел