Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сишәмбе үткән брифингта Азатлык язып чыккан мәсьәләгә -- яшь журналист Айнур Галимов язмышына да тукталды.
Сишәмбедә Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Азатлык радиосы язып чыккан бер мәсьәләгә -- яшь журналист Айнур Галимов авыруы һәм бу егетне сәламәтләндерүгә кагылышлы сорауга да җавап бирде.
«Хәзер без бу тема белән якыннан кызыксынабыз. Безгә Президент та бу теманы тикшерергә кушты. Кайбер сайтларда Президент җавап бирмәде дип язылса да, бу дөрес түгел. Безгә башка кешеләр дә Айнур темасын кузгата. Шуны әйтәсе килә — Израилнең югары сыйфатлы клиникаларын без белсәк тә, бу клиниканы моңа кадәр безнең ишеткәнебез юк иде әле.
Без хәзер әлеге клиникага сорау җибәрәбез. Бу сораудан без Айнурга чыннан да мондый операция уздыралармы юкмы икәнен һәм уздырган очракта гарантия бирелү-бирелмәве турында белешәчәкбез. Ягьни без рәсми сөйләшүләрне башладык дип әйтәсе килә», - дип белдерде министр.
Фәррахов бу сорауны җаваплаганда төгәл генә кайсы сайтка сылтама ясавын әйтмәсә дә, бу сөйләшүдән аның Азатлык сайтындагы фикерләрне күздә тотуы аңлашылды. Айнур белән әңгәмә чыкканнан соң, "Азатлык" радиосы турыдан-туры Twitter аша Татарстан Президентына да Айнур Галимовка ярдәм итү мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать иткән иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел