Уеннарда 154 команда катнаша.
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, яшь хоккейчыларның «Алтын алка» клубы призына финал уеннары Казанда 19-27 гыйнвар көннәрендә уза. Кичә бу хакта Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр итте.
Ярышларның нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, Казан шәһәренең 7 районында 25 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр өч яшь категориясе буенча бөтенроссия ярышларының беренче этап уеннары уза. Анда мәктәпләрдә һәм яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүче 154 команда уенчылары катнаша.
Илгиз Фәхриев аңлатып үткәнчә, районнар дәрәҗәсендәге финал уеннарыннан соң, 19-27 гыйнвар көннәрендә шәһәр күләмендә уеннар уза. Һәр яшь төркемендә 1-2 урыннарны алучылар 31 гыйнвардан 17 февральгә кадәр республика турнирында катнаша.
Ул үз чыгышында шулай ук Казанда яңа 74 пластик хоккей тартмалары урнаштырылганлыгын билгеләп үтте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел