10 гыйнвардан Казанның "Мәрҗани" мәчетендә дин юлына яңа гына баскан мөслимәләр өчен курслар эшли башлый. Әлеге дәресләргә ислам диненең барлык кануннарын үтәп яшәргә теләгән, ләкин дини белемнәре булмаган туташларны һәм ханымнарны көтәләр.
Курсларны Казан мөхтәсибәте оештыра. Алар өч айга сузылачак. Шушы вакыт эчендә хатын-кызларга иман, Коръән һәм фикъһ нигезләре укытылачак. Дәресләр атнага дүрт тапкыр: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать алтыда оештырыла. Курслар түләүсез.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кайбер мөселманнар хәләл җефетләренең кичке якта өйдә булуын таләп итә, шунлыктан андыйлар өчен аерым төркем туплыйлар. Алар көндезге сәгать өчтә җыялачак.
Казан мөхтәсибәтенең тәгълимат бүлеге белгече Регина Туктамышева белдерүенчә, укыту берьюлы татар һәм рус телләрендә алып барылачак. «Без моңа кадәр яулык бәйләү буенча махсус тренинг уздырган идек. Әлеге чарага бик күп мөслимәләр килде. Һәм аларның шактые татарча начар аралаша. Өстәвенә, араларында рус милләтеннән булган туташлар да бар иде. Шуңа күрә, бу юлы җыелган төркемдә татар телен начар аңлаучылар булса, дәресләрне татарча-русча алып барачакбыз, — диде ул. — Дәресләрне татар мөгаллимәләре алып барачак. Алар ислам динен үзебезнең җирлектәге гореф-гадәтләр белән бергә бәйләп аңлатачак».
Өч айлык курслар тәмамланганнан соң, мөслимәләрне гарәп теле дәресләре көтә. Алары да түләүсез булачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел