2012 елдан Чаллыда балалар бакчасына кәгазь юлламалар бирү системасы гамәлдән чыгарыла. Бу 2011 елдан ук uslugi.tatar.ru порталында «Электрон балалар бакчасы» гамәлгә кергәч һәм ата-аналар мөстәкыйль рәвештә чиратка басып, барын да үз контрольлекләренә алгач кулланыла башлады.
«Әгәр дә алдан ата-аналар үз фамилияләре янында »Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесенә җибәрелә« дигән язуны күреп, белем бирү идарәсенә юллама артыннан барса, хәзер алар мөстәкыйль рәвештә күрсәтелгән балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда баланы беркетмә тәңгәллегендә электрон системага кертәчәкләр, — ди белем бирү идарәсе җитәкчесе урынбасары Винер Харисов. Моның өчен ата-анага, балалар бакчасына юллау вакытыннан башлап, 30 көн бирелә. Шушы вакыт эчендә мәҗбүри рәвештә балалар бакчасында булу тиеш. Югыйсә, юллама автоматик рәвештә юкка чыга».
Нинда дә булса сәбәп аркасында үзе порталда чиратка баса алмаучыны мәктәпкәчә белем бирү идарәсе бүлегенә чакыралар. (Яңа шәһәр 3/17 (балалар бакчасы бинасы) №3 бүлмә, телефон: 38-01-41, 38-83-63), дип хәбәр итә news16.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде