2012 елның 21 февралендә Казанда «Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар» темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция булачак.
Конференциядә фикер алышулар түбәндәге темаларга нисбәтле: татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; телдә милли характерның чагылышы; тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар; фольклор теленең этник үзенчәлекләре; татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәте чагылышы; югары (урта махсус) һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте; тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы; лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары; лексикада милли-мәдәни үзенчәлекләр; телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы; телара багланышлар нәтиҗәсе буларак алынмалар; телләрне чагыштырма планда (татар-инглиз, татар-немец, татар-рус, татар-чуваш, татар-мари, татар-удмурт һ.б) өйрәнү тәҗрибәсе; җирле сөйләшләрдә милли менталитет чагылышы; телара багланышларда китапханә, музей һәм театрның роле һ.б.
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларны әлеге конференциядә катнашырга чакыра. Конференциядә бүгенге көндә теоретик һәм гамәли яктан зур әһәмияткә ия булган лингвокультурология, телара багланышлар һәм тәрҗемә мәсьәләләре, этнопсихология һәм социология проблемалары белән шөгыльләнүчеләр катнашыр дип көтелә. Конференция татар телендә барачак.
Филология һәм культурология арасында нәтиҗәле диалог булдыру юлларын эзләүне, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклауны югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны уртак проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашуга тартуны максат иткән әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, тренинглар үткәрү планлаштырыла, мәдәни чаралар да каралган.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, конференциядә катнашу өчен гариза һәм материалларны 30 гыйнварга кадәр җибәрү сорала.
Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см урын калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы — 1,5; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Зәкиев 2005: 67]. Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар бары тик курсив белән генә аерылырга тиеш. Материалның күләме 2-3 бит.
Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була. Хатлар өчен адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, КФУ, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасына (конференциягә). Электрон адрес: 2011kolil@mail.ru һәм телефон: (843) 2926831.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел