Нигериянең Дельта өлкәсендә террористлар яндыргыч кушылма белән тулы шешәне гарәп теле дәресе барган сыйныф эченә ташлый. Нәтиҗәдә 7 укучы яралана.
Нигериянең полициясе, бу вакыйга илнең берничә төбәгендәге католик гыйбәдәтханәләрдәге шартлаудан соң, мөселманнар һәм насаралар арасында мөнәсәбәтләр киеренкелегенә китерде, дип хәбәр итә Рейтерс.
Һөҗүм католик гыйбәдәтханәсендәге Раштуа бәйрәменнән соң ике көн узгач, 27 декабрь көнне 10.00 вакытта була. Җаваплылыкны «Боко» төркеме үз өстенә алган була.
Нигерия Насара ассоциациясе рәисе Дафес Филип сүзләренчә, төрле юнәлеш кешеләре чиркәү һәм мәчетләргә һөҗүм ясый. Чиркәү һәм мәчетләр исә каршы тора алмый.
«Әгәр бу кешеләр хөкүмәт белән көрәшергә тели икән, алар белән сугышсын, ә безне тынычлыкта калдырсын», — дип китерә «Евроньюс» рухани сүзләрен IslamNews.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел