Полицейскийлар тарафыннан республика базарлары буйлап 200 гә якын рейд үткәрелгән
20-30 декабрь көннәрендә республика Эчке эшләр министрлыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә «Чыршы» оператив-кисәтү операциясе үткәрә. Бүген узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау полициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов операциянең башлангыч нәтиҗәләре хакында сөйләде.
Операция ылыслы агачларны законсыз төстә кисү очракларын ачыклау, аларны саклау һәм сату, шулай ук ылыслы агачларны республика территориясенә башка төбәкләрдән яшерен юл белән алып керү каналларын ябу максатыннан үткәрелә.
«Яшел тауарның документларын тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре түбәндәгеләргә аерым игътибар бирә: урман гүзәлләре катгый билгеләнгән урыннарда һәм билгеле бер күләмдә киселгән булырга тиеш. Ак чыршыга килгәндә, аны Татарстан территориясендә кисү гомумән тыела. Чыршыны законсыз төстә кисүчеләргә 3-3,5 мең сум күләмендә штраф салына, урман фондына килгән зыянны да алар каплый», — дип ачыклык кертте Василий Соколов.
Операция башланганнан алып 195 рейд үткәрелгән, аларның барышында 396 базар тикшерелгән, барлыгы 60 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
В.Соколовның сүзләренә караганда, операция барышында законсыз төстә киселгән 18 ылыслы агач сатудан алынган, килгән зыянның күләме 34 мең сумнан артып китә. «Профилактика максатыннан махсуслаштырылган чыршы базарлары оештырылган, анда урман гүзәлләре арзан бәядән сатыла. Полицейскийлар чыршы базарлары төгәлләнгәнче уяулык саклаячак», — дип ачыклык кертте В.Соколов, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның мәгълүмат агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел