Авария нәтиҗәләрен 14.00 сәгатькә бетерү күздә тотыла
«Татар-информ" нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген 08.55 сәгатьтә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә начар һава шартлары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясендә 26 торак пунктта ут бетүе хакында хәбәр килде.
Нәтиҗәдә, 1720 йортта яшәүчеләр (Лаеш, Нурлат, Мамадыш, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Алабуга районнарында гомер кичерүче 6881 кеше) утсыз калды. Социаль әһәмияткә ия объектларда ут бетүе турындагы мәгълүматка төгәллек кертелә.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә оператив штаб төзелде, тиешле хезмәтләргә хәбәр җибәрелде.
Һәлакәт нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен 6 муниципаль районнан оператив төркемнәр (12 кеше, 6 берәмлек техника) һәм район электр челтәрләренең авария бригадалары (18 кеше, 6 берәмлек техника) җәлеп ителде.
Авария нәтиҗәләрен 14.00 сәгатькә бетерү күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел