Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә җөмһүриятебездәге 45 мөхтәсибәткә, 12 уку йортына, 13 төзәтү учреждениесенә җибәрү өчен җыелган китаплар тупланмасын тәкъдим итү мәрасиме уздырылды.
Тантанада башта Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб сүз алып, бу 70 тупланманың республикада хәнәфи мәзһәбен дәгъват кылу максатларында, бушлай таратылуын әйтте.. Бигрәк тә дини әдәбиятка төзәтү учреждениеләрендә — төрмәләрдә, колонияләрдә ихтыяҗ зур.
Билгеле булганча, моннан берничә ел элек Диния нәзарәте белән төзәтү учреждениләре арасында килешү төзелгән иде. Шуның нигезендә, Татарстандагы колония һәм төрмәләрдә гыйбадәт кылу бүлмәләре, хәтта кайберләрендә мәчетләр салынды. Әйтик, 2 нче төзәтү колониясендә Касыйм хәзрәт Нуруллинның тырышлыгы белән мәчет төзелеп, кайчандыр җинаять кылган бәндәләр тәүбәгә килделәр һәм намаз укый башладылар. Гадәттә, төрмәдән чыккан кешеләрнең 80 %ы яңадан җинаять кылып, киредән төзәтү учреждениеләренә кайта икән. Ә төрмәдә гыйбадәт кылырга керешкән кешеләр арасында кабаттан ялгыш, тайгак юлга басучыларның саны күп түгел, ул 10-15 %ны тәшкил итә. Димәк, төрмәләрдә халыкны дингә өндәүнең мәгънәсе бар.
Диния нәзарәтенең җәза үтәү учреждениесе белән элемтә тоту бүлеге хезмәткәре, Казанның «Борнай» мәчете имамы Фәрхәт хәзрәт Мәүлетдинов колонияләрдә һәм төрмәләрдә үзләрен бик җылы каршы алулары, даими рәвештә чакырулары хакында сөйләде. «Без көн саен төрмәләрдә барып, андагы халыкны 2-3 сәгать буена дингә өндибез. Хәзер аларның да гыйлеме шактый артты. Бүген менә Пановкага барабыз, китапларны да беренче итеп шуларга илтәбез. Бу аларга зур ярдәм булачак»,-диде Фәрхәт хәзрәт, куанычын яшерә алмыйча.
Китапларны тәкъдим итү тантанасында Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге хезмәткәре Айдар хәзрәт Кәрибуллин чыгыш ясап, бу тупланманың Татарстандагы 10 мәдрәсә, 1 югары уку йорты (РИУ), 1 көллият (Казан Ислам көллияте) шәкертләренә, студентларына җибәреләчәге турында да бәян кылды.
Тупланмадагы 4 китапның 2се — татарча, 2се — русча. Алар — Әхмәдһади Максудиның «Гыйбадәте Исламия», Нәсимә Садыйкованың 2012 ел өчен Татар мөселман балаларына багышлап чыгарылган «Фатиха» исемле календаре, Мөфти Җәмил Әхмәт Назиринең «Намаз посланника Аллаха», «Расскажи мне об Исламе» дигән энциклопедиясе. Өстәп шунысын да әйтергә кирәк: татарча китаплар — Чаллыда, русчалары Казанда нәшер ителгән. Нәсимә Садыйкованың балалар өчен төзелгән календаре - бу өлкәдә тәүге тәҗрибә.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел