23 декабрьдән 25енә кадәр Мәскәүдә яшьләр һәм балалар арасында каратэ буенча Кубок узды. Халыкара ярышларда 20 якын һәм ерак чит илләрдән булган спортчылар катнашты. Илне Саратов мөселманнары — «Торнадо» спорт клубы вәкилләре яклады.
Саратов спорчылары тренеры Игътибар Әхмәтов укучыларының Мәскәүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткәнен билгеләп узды. Дөнья кубогын һәм алтын медальне 35 кило авырлыктагы категориядә 9 яшьлек Мөхәммәд Бариев алды. Үзенең клубын һәм тренерын 8 яшьлек Әхмәд Әхмәтов та артта калдырмады. Ул тиешле дәрәҗәдә халыкара ярышларда катнашты һәм финалга чыгып, дөнья кубогын яулады. Җиңүчеләр рәтенә Ибраһим Ильясов та керде. 6 яшьлек малайга көмеш медаль тапшырылды.
«Мәскәүдә дөнья Кубогы күпләр тормышында җитди ярыш булып торды. Зур тырышлыклар куйган очракта аларның киләчәктә уңышларга ирешәчәгендә шигем юк», — диде Саратов спортчылары тренеры Игьтибар Әхмәтов, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел