«Арбат» капитаны Юрий Тучин «Булгария» теплоходында ярдәмгә мохтаҗ булучыларга булышмавы өчен, 130 мең сум күләмендәге штрафка тарылды. Мондый карарны Татарстанның Кама Тамагы районы суды чыгарды, дип хәбәр итә РИА Новости.
1955 елда Чехославакиядә төзелгән «Булгария» теплоходы 10 июль көнне Татарстан территориясендәге Куйбышев сусаклагычында ярдан өч чакрым ераклыкта яшен вакытында батты. Туристлар белән тулы теплоход Болгар шәһәреннән Казанга юнәлә иде. Бату вакытында теплоходта 201 кеше була. 122 кеше үлде. Шуларның 28е балалар иде. Бары 79 кеше исән калды.
«Арбат» капитаны Юрий Тучин һәм «Дунайский-66» капитаны Александр Егоров бу вакытта «Булгария яныннан йөзеп уза, әмма тикшерүләрдән күрсәткәнче, алар суга батучыларга ярдәм күрсәтмти. Шул сәбәпле Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 270 маддәсе буенча (бәла-казага тарыганнарга ярдәм итмәү) аларга җинаять эше ачылды. Маддә буенча ике елга иректән мәхрүм итү каралган.
»Арбат" капитаны Тучин үз гаебен таныды, суд процессы гадәти булмаган тәртиптә үтте: суд тикшерүе үткәрелмичә, шаһитләр һәм зыян күрүчеләрдән сораштырмыйча. Бу утырыш 21 ноябрь көнне шаһитләр һәм зыян күрүчеләр җитмәү, ә 16 декабрьдә гаепләнүче авырып китү сәбәпле кичектерелде.
Дәүләт гаепләве Тучинны 3 елга сынау вакыты белән шартлыча 1 елда 2 айга ирегеннән мәхрүм итүдә нык торды. Шулай ук 3 елга аны су транспортын йөртү хокукыннан мәхрүм итүне дә тәкъдим иткәннәр иде. Яклау ягы җәзаны шраф белән генә чикләүне сорады. Нәтиҗәдә суд Тучинга 130 мең сум күләмендә шраф салды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел