Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе 2012 елда дизайнерлар арасында «Хаҗи костюмы» бәйгесе һәм Республика ифтары-2012 чарасы үткәрергә җыена. 2012 елга чаралар планы хакында Татарстан Диния нәзарәтендә үткән Ассоциация советы утырышында сөйләштеләр.
Моннан тыш, Ассоциация планнарына мохтаҗларга Зәм-Зәм суы китерү керә. Очрашуда катнашучылар Ассоциация офисы җиһазларына, стиль эшләнешенә, рәсми сайт һәм тамга булдыруга кагылышлы техник мәсьәләләрне дә карап узды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясендә.
Искә төшерик, Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе күптән түгел оешкан. «Без Татарстан мөселман эшмәкәрләрен генә түгел, ә Россиянең якын төбәкләрендәгеләрен дә берләштерә торган оешма төзергә телибез. Идеологиягә килгәндә, без татар халкы гореф-гадәтләренә ярашлы хәнәфи мәзһәбенә таянабыз. Теләге булган һәркем безнең Ассоциациягә керә ала», — дигән алдагы әңгәмәсендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Ассоциация төзүнең инициатив төркем җитәкчесе Радик Гафуров.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел