Республикада киләсе елга ведомствоара антинаркотик чаралар планын, республика муниципаль берәмлекләрендә антинаркотик комиссияләр турындагы типлаштырылган положениеләрен раслау турындагы мәсьәләләр ябык режимда карала
Бүген ТР Министрлар Кабинетында, муниципаль районнар белән берлектә видеоконференция режимында, Татарстанның антинаркотик комиссиясе утырышы була.
ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева рәислегендә барасы әлеге чарага 5 мәсьәлә чыгарыла, дип хәбәр итә оештыручылар исеменнән Россия наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.
Аерым алганда, Чистай районында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору һәм халыкны наркотизацияләүне профилактикалау буенча эш барышы, укучы яшьләр һәм хәрби хезмәткә алыну яшендәгеләрне быел наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмаулары мәсьәләсендә профилактик максатларда уздырылган медицина тикшерүләре нәтиҗәләре турында хисап ясала. Шулай ук республика антинаркотик комиссиясенең быелгы эшчәнлеге йомгаклары һәм киләсе елга утырышлар планы игълан ителә. Татарстанда 2012 елга ведомствоара антинаркотик чаралар планын, республика муниципаль берәмлекләрендә антинаркотик комиссияләр турындагы типлаштырылган положениеләрен раслау турындагы калган 2 мәсьәлә исә ябык режимда каралачак, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде