Түбән Каманың Үзәк җәмигъ мәчетендә күз күремнәре начар булучылар өчен хәйрия табыны оештырылды.
Мондый чараларга мәчетнең теләге булучыларны беренче җыюы гына түгел. Аларның төп максаты — физик мөмкинлекләре чикле булучыларга бер-берсе белән аралашырга, мәшәкатьләре турында сөйләшергә мөмкинлекләр тудыру.
Түбән Кама җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенчә, дин — ул аралашу, ә аралашу ул игътибар. Мондый кешеләргә тиешле игътибар бирер өчен әллә ни зур акчалар түгү кирәкми, әмма бу зур савап булып бара. Нәкъ менә шуңа Йосыф хәзрәт мәхәллә халкын аз керемлеләргә һәм мәхрүм калганнарга игътибарлы булырга чакыра. Гомумән, Түбән Кама мәчете сукырлар җәмгыятендә актив катнаша. 35 кешене туплаган хәзерге табын үткән инвалидлар ункөнлеген һәм «Ак таяк Көн»ен йомгаклады, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат агентлыгы.
Язма info-islam.ru сайтыннан тәрҗемә ителде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде