Уфада «Восток-Капитал» офисының «Эллипс» (Түбән Новгород) банкы ачылуы Башкортстан тормышында тарихи вакыйга булды, дип саный республиканың банк берләшмәсе, хөкүмәт, нәзарәт вәкилләре һәм оешманың клиентлары, дип хәбәр итә «ProUfu.Ru».
Хәзер мөселманнар финанс мәсьәләләрен Шәригать кысаларыннан чыкмыйча хәл итә алачак, ди Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Васил хәзрәт.
Мондый банк булу өлкәгә дини кануннар нигезендә эшләгән чит ил инвесторларын җәлеп итәчәк, дип саный Милли банк рәисе урынбасары Марат Кашапов. Ул җөмһүрияттә мондый идеянең алдан ук булганын хәбәр итте. «Әлеге төр банксыз базар икътисады тулы була алмый, чөнки Шәригать кысаларындагы хезмәткә ихтыяҗ бар», — ди М. Кашапов.
Офис белән идарә итүче Алмаз Абдуллин сүзләренчә, ай дәвамында тест режмында эшләү мондый хезмәткә ихтыяҗ зур икәнлеген дәлилләде. Банкның клиентлары булып физик һәм юридик затлар мөрәҗәгать итте. «Аурупада ислам банкларын төрле диндә булучылар файдалана. Алар өчен акча эшләү һәм китерү тыелган юллардан булмавы мөһим», — ди ул.
Шулай да, ислам финансына бүген кызыксыну югары булса да, мондый финанс институтлары төзегәндә проблемалар белән очрашырга туры килә, ди «102banka.ru».
Нигездә, бүгенге көндә Россиянең законнар системасы моңа әзер түгел, норматив база юк. Моның хакта банк ачылу тантанасында Башкортстан республикасы кредит оешмалары Ассоциациясе башкарма директоры Әсхәт Хөснетдинов әйтте. Икенче проблеманы ул халыкның ислам финанслау асылын аңламаганнан күрә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел