Әлеге вазифага «Ак Барс Аэро» ААҖнең стратегик үсеш буенча генераль директоры урынбасары Әхсән Гыйниятуллин билгеләнде
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген «Татарстан» авиакомпаниясе» ААҖндә генераль директор алышынды.
«Ак Барс» холдинг компаниясе матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына җибәргән хәбәрдә мондый юллар бар: «Авиапредприятиене интеграцияләү буенча дәүләт курсы нигезендә Татарстанда республиканы федераль һәм халыкара дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итәчәк көндәшлеккә сәләтле аваикомпания төзергә карар кылынды».
«Татарстан» авиакомпаниясе» ААҖ акционерлары тарафыннан «Татарстан» авиакомпаниясенең генераль директоры итеп төрле проектлар, шул исәптән «Бөгелмә предприятиесе» ААҖндә «Һава суднолары паркын яңарту» инвестицион проекты белән идарә итүдә тәҗрибәсе булган Гыйниятуллин Әхсән Рим улын билгеләү турында карар кабул ителде.
«Татарстан» авиакомпаниясе» ААҖнең элеккеге генераль директоры Ринат Шакиров шушы ук авиакомпаниядә башкаручы директор вазифасын биләячәк.
Белешмә өчен. Әхсән Гыйниятуллин 1977 елның 15 ноябрендә Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан) туа. Ташкент ирригация һәм механикалаштыру инженерлары институтын (инженер квалификациясе) һәм Нью-Йорк шәһәренең Фордхэм университетын (корпоратив финанслар һәм бухгалтерия белгече квалификациясе) тәмамлый.
Америка, Канада, Һиндстан, Кытайда, Үзәк Азия илләрендә бизнесны алып бару тәҗрибәсе бар.
Төрле елларда су ресурслары белән идарә итү буенча Республика концерны баш инженеры ярдәмчесе, Арал диңгезен коткару Халыкара фонды техник директоры ярдәмчесе; Нью-Йоркның Фордхэм университеты хезмәткәре вазифаларын башкара. 1998-2009 елларда АКШ һәм Канададагы эре компанияләрдә косультант һәм генераль менеджер булып эшли.
2009 елдан бүгенге көнгә кадәр — «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры киңәшчесе.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел