Бүген иртән Пенза шәһәренең Җәмигъ мәчетендә өлкәнең Иссин районының аз керемле гаиләләр балалары булды, дип хәбә итә «Ансар.Ru». Әлеге районның үз мәчете булмаганга балаларга мөселман гыйбәдәтханәсендә булу ошады.
Яшь кунакларны имам-хатыйп Йосыф хәзрәт Күрәев һәм мәчет рәисе Җәфәр Күрәев каршы алды. Пенза өлкәсе Диния нәзарәте вәкилләре алар өчен экскурсия үткәрде: намаз уку бүлмәләрен, мөнбәр һәм михрабны күрсәтте, аларның нәрсә өчен икәнлеген аңлатты. Имам балаларга Исламның нигезләре турында сөйләде, мөселман тормышында мәчетнең ролен ассызыклады, гыйлем алуның һәм иманың әһәмиятенә аңлатма бирде.
Йосыф хәзрәт кеше Аллаһ кануннары нигезендә үз тормышын көйләргә тиешлеген сөйләде.
Экскурсиядән соң кунаклар табынга узды. Моннан тыш, бүләккә аларга намаз һәм мөэминнең бу дөньяда һәм ахирәттәге урыны турындагы китаплар өләшелде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел