Бүген «Кайгыртучын ана» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы үтә. Бәйге икенче ел рәттән уза. Аны Россиянең Казандагы Эчке эшләр Министрлыгы Идарәсең юл хәрәкәте куркынычсызлык инспекциясенең пропаганда бүлеге үткәрә. Ул моны Казан юлларындагы балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында башкара.
25 ноябрьдә старт алган бәйгедә катнашучылар булып кырык ана кеше санала. Бәйге ярдәмендә «Кайгыртучан ана» юлдагы сабыйның куркынычсызлыгы тулысы белән үзенең кулында икәнен күрсәтә ала.
Катнашучыларга балаларының киемнәрен ерактан ук күренеп тора торган төсләр кайтару ысулын уйлап табу кирәк иде. «Кайгыртучан ана» бәйгесе жюри әгъзаларына балалар киеп күрсәткән куркынычсызлык костюмнарын тәкъдим итү белән тәмамлана.
Жюри составына Россиянең Казандагы Эчке эшләр Министрлыгы Идарәсең юл хәрәкәте куркынычсызлык инспекциясенең пропаганда бүлеге вәкилләре, Татарстан юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе, «ЗМ» компаниясе әһелләре, «Балалар дөньясы» сәүдә үзәгенең балалар киемнәре белгечләре, танылган дизайнерлар керә.
Кыйммәтле бүләкләрдә тыш, катнашучы һәр кешегә төп бүләк булып, үз баласының куркынычсызлыгы торачак.Чөнки аның киемнәрендә әнисенең кайгыртучан куллары теккән, төс кайтара торган рәсемнәр кала, дип хәбәр итә Россиянең Казандагы Эчке эшләр Министрлыгы Идарәсең юл хәрәкәте куркынычсызлык инспекциясенең пропаганда бүлеге, kzn.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел