Гетерборг шәһәре мәчете җитәкчелеге «хәләл» (рөхсәт ителгән) танышулар сайты төзеде. Оештыручылар фикеренчә, Швециядә яшь мөселманнар үзләренә парлар таба алсын өчен шартлар тудырылмаган.
«Мәчет — ул гыйбәдәт кылу урыны гына түгел, ул социаль үзәк тә. Мәчет җәмгыять проблемаларын хәл итүдә катнаша ала. Шуларның берсе — яшьләргә тиң ярларын табу бик тә авыр булуы,» — ди мәчет вәкиле Абу Мәхмүд (Abu Mahmoud)
Мондый хезмәт күрсәтүче мәчет Швециядә беренче генә түгел. Мәсәлән шәһәрнең Көньяк өлешендә урнашкан, Седермальм утравындагы мәчеттә үзенең тормыш юлдашларын эзләүчеләр өчен махсус папка бар. Аның битләрен теләгән һәр кеше актарып карый ала.
Әйтеп китү кирәк: исламда никахның максаты — ир белән хатынның тынычлыкка, бер-береңне аңлауга корылган мөнәсәбәтләрен төзү. Бу әһәмиятле максатка ирешүдә ислам ир өчен дә, хатынга да хокук-бурычларны төгәл аңлатып күрсәткән, дип хәбәр итә Ислам для всех.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел