21 декабрь 19.00дә Казанның "Эрмитаж-Казань" үзәгендә юка һәм уалучан материал - пыяладан кабатланмас күргәзмә оештырыла. Гадәти булмаган иҗатның авторлары: рәссам-пыялачылар нәселе: Александр Фокин, Таисия ФокинА һәм Анна Вишнякова.
Гаилә башлыгы Александр Иванович Фокин - Россия Федерациясене атказанган рәссамы, Аурупа сәнгать тирәлегендә граверланган пыяла иҗаты буенча танылган халыкара дипломант. Ул искиткеч портретлар, серле пейзаж сурәтләрен тасвирлый, бик еш Библия һәм мифология сюжетларына мөрәҗәгать итә. Александр Фокин - пыяла белән эшләүдә төрледән-төрле техник чаралар кулланучы рәссам, дип хәбәр итә Россия мәдәният Министрлыгының матбугат хезмәте.
Рәссамнар пыяладан бергәләп әсрләр барлыкка китерә. Пыяла бер үк вакытта гади һәм катлаулы материал булып хезмәт итә. Сыйфатлы пыяла яки бәллүр, ә кайвакытта тонык, ялтыравыксыз пыяланы граверлау, оптик пыяланы шомартудан "чыңлаган" материал композициясен барлыкка китерергә мөмкин. Пыяланың уалучанлыгы белән бергә буялар яктылыгы кушылмасы, рәвешләр төрлелеге тамашачыларга көчле тәэсир ясарга һәм кабатланмаслыкка ия булырга сәләтле. Әлеге иҗади берләшмә эшләнмәләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, ә хәзер Казан шәһәрләрендә күргәзмәгә куелачак.
Күргәзмә 2012 елның 10 февраленә кадәр эшли.
Хәбәр zurkazan.ru сайтыннан тәрҗемә ителде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде