2011 елның 17 декабрендә «Энҗе» I Республикакүләм сәләтле мөслимәләр бәйгесе үтте. Әлеге чара кул эшләре күргәзмәсе формасында РИУның актлар залында үткәрелде. Параллель рәвештә мөслимәләр өчен кул эшләре буенча төрле мастер-класслар да оештырылды.
Бәйгегә Татарстанның төрле төбәкләреннән 30лап катнашучы җыелган иде. Мөслимәләр үзләренең кул эшләре белән күпләрне сокландырды. Республикада беренче тапкыр оештырылучы әлеге бәйгенең җиңүчеләре дип түбәндәгеләр табылды:
1. «Иң матур бизәлеш» номинациясендә - «Сандыгым» композициясе белән Сөмбел Гаффарова,
2. «Ислам һәм иҗат» номинациясендә Чаллыдан килгән кунак — шәмаил чигү формалары әзерләүче Рәсилә Туктарова,
3. «Хенд-мейд креатив» номинациясендә декоратив мендәрләр алып килгән Арча кызы Дания Әкъмалетдинова,
4. «Файдалы хенд-мейд» номинациясендә кулдан косметика әзерләүче кызлар — Алия Алтынбаева һәм Лилия Галиева,
5. «Кулинария Королевасы» номинациясендә - РИУ кызлары командасы,
6. «Королева хенд-мейда» номинациясендә чигү эшләре белән килгән Мамадыш кунагы — Гүзәлия Гобәйдуллина.
Жюри әгъзалары шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, «Ялкын» журналының бүлек редакторы Раилә Сабирова, «Жемчужина веры» хезмәткәре Мөсфирә абыстай иделәр. Алар барлык эшләрнең дә игътибарга лаек икәнен, урыннар билгеләүнең катлаулы булуын билгеләп үттеләр.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм фотоаппаратлар бүләк ителде, калган барлык катнашучыларга исә истәлекле бүләкләр һәм катнашучы сертификатлары тапшырылды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел