Автокаланың магистраль тротуарларында пандуслар урнаштыру эшләре йомгакланган.
Чаллы шәһәренең магистраль тротуарларында пандуслар урнаштыру эшләре йомгакланды. «Уңайлы тирәлек» федераль программасы нигезендә шәһәргә бу максатларга 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.
38 подрядчы оешма октябрьдән башлап, төзелеш эшләрен алып барды. Нәтиҗәдә, планлаштырылган 750 пандус эшләнгән. Барлык җайланмаларны да сыйфатны контрольдә тоту идарәсе белгечләре кабул итеп алган. Агымдагы елда Чаллы төзүчеләре бары тик сукырлар өчен махсус юл сукмаклары эшләргә генә өлгерми калган. Анысын киләсе елның язында тормышка ашырырга уйлыйлар, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде