“Татар-информ”нан алынган мәгълүматларга караганда, кичә “Шәһәр яны урманчылыгы”дәүләт казнасы учреждениесенең Иске Казан участок урманчылыгында ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев ведомствога караган учреждениеләр тракторчыларына “Беларусь”тракторларының беренче партиясен тапшырган. “ЕлАЗ” җитештерү берләшмәсе белән Минск трактор заводы чыгарган әлеге тракторлар Татарстанда, шул рәвешле, Президент Рөстәм Миңнеханов хәл итеп, авыл хуҗалыгына гына түгел, урман хуҗалыгына да бирелә. Трактор техникасы алуда уртагыннан финанслауга корылган программа кысаларында ведомствога караган учреждениеләргә тагын шундый 100 тәгәрмәчле трактор кайтартылачак. Прицеплы, төрле җиһазлар белән “коралландырылган” тракторлар урман әзерләгәндә, урман кырыйларын янгын таралышыннан саклык чарасы буларак сукалаганда, питомникларда эшләгәндә, урман юлларын чистартканда файдаланылачак.
Моннан тыш, быел Халыкара Урман елында илкүләм чараларның соңгысы буларак, шушы көннәрдә Вологдада Россия урман хуҗалыгы федераль агентлыгының РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән уздырган “Россия урманы” күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урманчылары да катнашып кайтты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендәге республикабыз урманчылары делегациясе урманнан нәтиҗәле файдалануны һәм урман торгызу эшләрен оештыру, урманнарга бәйле мөнәсәбәтләр өлкәсен җайга салуны хокукый хәл итү, агач йортлар төзүнең үсеш перспективалары, урманчылык комплексларын фән һәм кадрлар ягыннан тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр каралган семинарлар һәм “түгәрәк өстәл” утырышларында катнашкан.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел