Татарстанның «Бәхетле хатын-кызлар» актив хатын-кызлары очрашуы Казанда 22 декабрь көнне үтә. Оештыручылары: «Татарстан мөслимәләре Союзы».
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан мөслимәләре Союзы рәисе Наилә Җиһаншина хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучыларны кызыклы программа көтә. Монда «Мөслимәләр Союзы — Татарстан халкы хезмәтенә» дип исемләнгән оешманың иҗтимагый-мөһим проектлары тәкъдим ителәчәк, җөмһүриятебез дизайнерларының милли һәм дини киемнәр коллекциясе күрсәтеләчәк, зәвыклы кием дизайнерлары әйдаманнарыннан (Надя Әюпова, Ләйсән Хаҗиева, Факия Сабирҗанова) яулык бәйләү буенча мастер класслар булачак. Чараны оештыручылар фотокүргәзмә, «Swarovski» ташларыннан ясалган шамаилләр тәкъдим итүне дә караган.
Шулай ук бу көндә әле беренче адымнарын ясаучы һәм үз эшләренең осталары булган милли һәм дини җырлар башкаручыларның чыгышы белән дә хозурланып булачак. Алар: Асаф Вәлиев, Алмаз Мәннапов, Ильяс Халиков, Газинур, Алинә Булатова һ.б.
Чараның кунакларын күңелле бүләкләр һәм сюрпризлар көтә. Тамашачылар өчен викторина «Иң хикмәтле» татар халкы кыйммәтләрен һәм йолаларын саклау залында үтә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел