Ихтыяҗ булганда, эш бирүчеләр ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшне оештыра ала.
Гражданнарның 2012 елның гыйнварында эш көне булмаган бәйрәм көннәре мәсьәләсе буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2012 елның гыйнварында ял көннәрен билгеләү турында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5 гыйнвар (Яңа ел каникуллары) һәм 7 гыйнвар (Раштуа) эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала.
2012 елда эш көне булмаган бәйрәм көннәре — 1 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә — якшәмбе һәм шимбәгә туры килә. Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Шуңа бәйле рәвештә, 1 гыйнвар ялы — 6 сына, 7 гыйнвар ялы 9 ына күчерелә.
Шул рәвешчә, 2012 елның 1-9 гыйнвар көннәрендә ял итәчәкбез.
Ихтыяҗ булганда эш бирүчеләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 113 һәм 153 нче маддәләрендә каралган тәртиптә һәм шартларда ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшне оештыра ала дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел