Янгын чыккан йортка Ульяновскидан килеп эшләүчеләр фатир төшкән булган
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, 11 декабрьга каршы төндә Кама Тамагы районының Сөйке авылында агач йортка капкан утны сүндергәннән соң, МЧС хезмәтенекеләр җимерекләр астында 6 кешенең үле гәүдәсенә тап булган.
Фаразланганча, янгын шушында яшәүче хатынның өендә төнге дүртенче яртыда башланган. Аңа Ульяновскидан килеп гипс заводы төзелешендә эшләүчеләр фатир төшкән һәм ут чыкканда йортта 7 ир кеше булган. Ярты төн узгач төтенгә буылып уянган ирләрнең берсе башкаларны уятырга тырышса да, һәммәсе уяна алмаган, ә ишеккә фәкать аягындагы шушы ир генә килә алган. Шул рәвешле, ирләрнең 1се генә исән калган, дөрес, йөзе, аяк-куллары пешкән һәм ул район хастаханәсенә озатылган. Алдан чыгарылган нәтиҗәләрдә янгын чыгу сәбәпләре буларак көнкүреш һәм газ приборларыннан сакчыл файдаланмаганлык күрсәтелә.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Буа районара тикшерү бүлеге шушы очрак буенча тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча исә җинаять эше кузгату-кузгатмау мәсьәләсендә процессуаль карар чыгарылачак.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе «Татар-информ» агентлыгына әнә шул хакта мәгълүмат бирде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел