Канада хакимияте гражданлык чараларына йөзләрен каплап килүче мөслимәләрне кертүне тыюлары турында игълан итте.
Иммигрантлар эшләреннән министр Джейсон Кенни гражданлык эшләре судларыннан һәм парламентарийдан күп кенә шикаятьләр булуын хәбәр итә. «Азатлык» радиосы хәбәр иткәнчә, бу шикаятьләрдә кайбер мөслимәләрнең Канада гражданлыгын кабул иткәндә йөзләрен каплаучы киемнәрдән булуы китерелә.
Монреалдагы матбугат конференциясендә Кенни яңа кагыйдәләр әйтте: ант китергән вакытта, дини һәм башка мотивлар булуына карамастан, (медицина ягыннан булу чыгарылма) йөзне ачырга кирәк.
«Ант — ул барысы каршында дәүләткә тугъры булуыңны әйтү», — дип ассызыклады министр. Аның сүзләренчә, әгәр ант биргән вакытта Канадага тугърылык белдерүченең йөзе капланган булса, кешенең антны әйтүе аңлашылмый, чөнки ул берни дәшми торырга да мөмкин.
Күзәтүчеләр, яңа кагыйдәләр суд дәгъваларына китерергә мөмкин, ди. Эш шунда: министр тарафыннан әйтелгән кагыйдәләр конституциядән гарантияләнгән дин тоту иреген боза, дип хәбәр итә Росбалт.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел