Бүген, сишәмбе көнне, 15:30 да Россия Ислам университетының актлар залыда татар телендә мөнәҗәтләр-нашидлар (дини җырлар) башкаручы яшь автор Ильяс Халиковның беренче клибы тәкъдим ителәчәк.
«Шөкер Аллам» дигән җырга клип әлеге елның октябрендә башкалабызда төшерелгән булган.
Җырларына көен автор-башкаручы үзе яза, ә шигырьләрен хатыны. Якын арада ул үзенең беренче альбомын чыгарырга җыена.
Мөнәҗәтләр башкаруыннан тыш Ильяс Халиков РИУда студентларга психология һәм педагогика фәнен укыта.
«Укытучы буларак, мин мөнәҗәтләр яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда чара булып торганны аңлыйм, — ди яшь башкаручы. — Әлегә мин үземнең мөнәҗәтләремне генә башкарам. Минем өчен иң мөһиме — шәхси популярлыгым түгел, ә башкарган мөнәҗәтләремнең ярдәм итүе, чөнки мөнәҗәтләр — ул мөселман дәгъватының бер өлеше булып тора»
Клип тәкъдим ителешеннән соң, автор-башкаручы белән матбугат-конференция үтә. Биредә ул үзенең иҗади планнарын журналистлар белән уртаклашачак, дип хәбәр итә IslamNews.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел