Әлмәт юлында, бигрәк тә Алабугада катлаулы һәлакәтләр булган.
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның соңгы аендагы 11 көнендә Татарстан биләмәләрендәге юлларда транспорт һәлакәтләрендә 14 кешенең гомере өзелгән, 168е яралардан, бәрелүләрдән дәваланырга мәҗбүр булган.
Татарстан юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсе соңгы көндә булган һәлакәтләр турында белешмә бирде. Кичә төш вакыты җитәрәк, 11.40 сәгатьтә, Әлмәт — Урсай юлының 5 нче чакрымында зур тизлектә барган «ВАЗ-2110» машинасы үзе алдыннан барган «УАЗ»ның ян-ягына, аннары аның каршысына үз юлыннан килгән «Шевроле Ланос»ка бәрелгән. Нәтиҗәдә, «ВАЗ» белән идарә иткән 1983 елгы ир-егет, «Шевроле Ланос» руле артындагы 1958 елгысы, аның белән утырган 1958 һәм 1960 елгы пассажир хатын-кызлар хастаханәгә озатылган.
Шул ук көннең кичендә, 17.20 сәгатьтә, Алабуганың Нефтяниклар проспектында «Шевроле Ланос» белән барган 1988 елгы кеше алдындагы транспортны узар алдыннан үзе артыннан килгән машинаның да шундый ният белән узарга җыенганын абайламаган һәм «Дэу Нексия» белән, аннары алдагы «ВАЗ-2107» белән бәрелешкән. «Дэу Нексия», үз чиратында, каршы яктан килгән «ВАЗ-2114» кә бәрелгән. Шушы һәлакәттән соң «ВАЗ-2114» машинасы белән идарә иткән 1982 елгы зат, «Дэу»ның 1990 елгы пассажиры булган кыз, «Шевроле Ланос»ның 1980 елгы пассажиры хастаханәгә китерелгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел