Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 16 декабрьдә Арчада Г.Тукай елын йомгаклауга багышланган «Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!» дип исемләнгән фестиваль уздыра. Анда педагоглар һәм укучылар арасында «Г.Тукай — публицист» дип аталган, төрле номинацияләрне үз эченә алган, республикакүләм бәйге җиңүчеләре чакырыла.
Әлеге бәйге «Мәгариф» журналы һәм «Мәгърифәт» газетасы редакцияләре белән берлектә, 2010/2011 нче уку елында татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның илебез һәм дөнья әдәбиятына керткән гаять зур өлешен искә алып һәм тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган иде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегендә хәбәр иткәнчә, конкурс телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан оештырылды.
Фестиваль Арча шәһәренең Балалар иҗат үзәгендә иртәнге сәгать унда башлана.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел