Конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллының «Бәләкәч» балалар бакчасы үрнәк бакча дип табылды
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, Чаллының «Бәләкәч» балалар бакчасы республика конкурсының абсолют җиңүчесе дип табылды һәм грантка лаек булды. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Автошәһәр мэры Васил Шәйхразиев әнә шул хакта хәбәр итте.
Республика конкурсы «Бәләкәч» программасы буенча төзелгән иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре объектларын ачыклау максатыннан үткәрелде. Махсус комиссия, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре хакында фикер алышканнан соң, җиңүчеләрне билгеләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллының «Бәләкәч» балалар бакчасы абсолют җиңүче булды һәм үрнәк балалар бакчасы дип табылды.
Искәртеп узабыз, Чаллының 36 нчы микрорайонында урнашкан «Бәләкәч» 340 балага исәпләнгән. Балалар бакчасын «Евростиль» ҖЧҖ төзегән.
Моннан тыш, «Мәктәпкәчә учреждениеләр системасына кире кайту» номинациясендә «Созвездие» балалар бакчасы («Медик» ҖЧҖ) — икенче, «Вариатив форма» номинациясендә «Жар-птица» балалар бакчасы (генераль подрядчысы — «Евростиль» ҖЧҖ) өченче урынга лаек булды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел