ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул уңайдан республика халкына котлау юллады
Бүген — Россия Федерациясе Конституциясе көне. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул уңайдан республика халкына котлау юллады.
«Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.
2011 елның 4 декабрендә сайланган 6 нчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы туган илебезнең рухи яңарыш стратегиясен һәм халыкара абруен үстерүне дәвам итәр, модернизацияне, законлылык һәм хокук тәртибен алга таба ныгытуны тәэмин итәр, россиялеләр алдындагы йөкләмәләрен һичшиксез үтәр дип ышанам, моңа бернинди дә шик юк.
Татарстанлылар Россия халыкларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.
Кадерле ватандашлар! Конституция нормаларына һәм төп рухи кыйммәтләргә таянып, Татарстан инновацион үсеш юлында ныклы адымнар белән алга бара, республиканың сәнәгый һәм табигый мөмкинлекләреннән, интеллектуаль потенциалыннан нәтиҗәле файдалана. Һәркайсыбызга уңышлар юлдаш булсын! Татарстандагы һәркемгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган республикабыз, Ватаныбыз хакына игелекле хезмәттә, барлык башлангычларда зур уңышлар телим», — дигән юллар бар ТР парламенты Рәисе котлавында, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел