2011 елның 9 декабрендә чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балалар һәм яшүсмерләрнең «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлегенең ябылу тантанасы булды.
Үткәрелгән чарада ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, «Апрель» тенәкләндерү үзәгенең хезмәткәрләре һәм попечительләр советы, иганәчеләр катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов киләчәктә дә «Апрель»леләргә булышып торырга вәгъдә итте, балаларга һәм ата-аналарына сабырлык, сәламәтлек теләде. «Аллаһы Тәгалә үзенә бәндәсенә күтәрә алмаслык авырлык бирми. Һәрбер кыенлыктан, авырлыктан соң, һәрвакыт җиңеллек килә», диде ул үзенең чыгышында.
«Апрель» балалары кунаклар алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде