Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте социаль проблемаларны булдырмау мәсьәләсендә уку йортлары белән хезмәттәшлек итә
7 декабрьдә Саратов дәүләт аграр университетында яшьләр арасында әфьюн темасына багышланган «түгәрәк өстәл» үтте. Анда төрле диндәге студентлар, Җәмигъ мәчете имамы Фәнил хәзрәт Бибарсов, Саратов Епархиясе, прокуротура, эчке эшләр министрлыгы, гаилә планлаштыру үзәге, психиатрия хастаханәсе вәкилләре килгән иде.
«Түгәрәк өстәл»нең катнашучылары студентларга әфьюн куллануның зарары, бүгенге көндә Саратовта күпме наркотик матдәләр таратылуы, елына ни хәтле кеше үлүе, хастаханәләргә эләгүе, җинаять юлына басуы һәм җәмгыятебез афәте булган наркотикка каршы көрәшү юллары турында сөйләде.
Имам, үз чиратында, Ислам акылны томалый торган матдәләр, шул исәптән исерткеч, куллануны катгый тыюын искәртте. Фәнил хәзрәт Бибарсов, Аллаһ безгә сәламәтлек биргән һәм без аны сакларга бурычлы, диде.
Өлкәнең Диния нәзарәте вәкилләре һәрчак мондый чараларда катнашуын ассызыклап үтү кирәк. Күптән түгел генә наркомания афәтенә багышланган «түгәрәк өстәл»дә Хаҗ департаменты җитәкчесе Ильяс хаҗи Багатырев катнашкан иде, дип хәбәр итә Самара өлкәсе Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде