Рус телендә нәшер ителгән бу китап ислам диненә яңа гына килгән кешеләрне күз уңында тотып эшләнгән. Аның мөхәррире Камил хәзрәт Сәмигуллинның сөйләвенчә, әлеге мәҗмугада: Исламны ничек кабул итәргә? Ислам башка диннәрдән нәрсәсе белән аерыла? Мәзһәб нәрсәне аңлата? Зикерне, госелне, доганы ничек кылырга? Тәһарәтне ничек алырга? Уразаны ничек тотарга? Исламда хатын-кызга мөнәсәбәт нинди? Хиҗаб нәрсә ул? Ризыкларны ничек сайлап алырга? дигән сорауларга җавап бирелгән. Әлбәттә, бу әлеге китапта җавап бирелгән сорауларның бер өлеше генә. Иң мөһиме — биредә ул сорауларга аңлаешлы рәвештә кыскача җаваплар бирелгән. Андагы язмалар иске татар имлясендә нәшер ителгән китаптан алынып, русчага тәрҗемә ителгән. Бу китап Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең тәкъдиме нигезендә нәшер кылынган.
Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Ришат Хәмидуллинның сүзләренчә,

быел мөфтияттә нәшрият бүлеге барлыкка килгән. Бу китап шушы бүлекнең тәүге хезмәт җимеше икән. Алар киләчәктә бу җыентыкның татарчасын да бастырып чыгарырга ниятли. Чиратта исә гакыйдә китабын нәшер итү мәсьәләсе тора. Күп санлы укучыларның сорауларына җавап йөзеннән, Диния нәзарәте нәшрияте аша Коръәннең Казан басмасын дөньяга чыгару хакында да уйланыла.
«Миңа ислам турында сөйлә» китабының русча басмасына килгәндә, ул беренче чиратта аңа ихтыяҗ булган мәдрәсә шәкертләренә, Татарстандагы төрмәләргә җибәрелер дип көтелә.
Әлеге китапны тәкъдим итү кичәсеннән соң, Ришат Хәмидуллинның: «Безнең китап киштәләрендә Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдинов кебек никадәрле олуг галимнәребезнең иске имлядә язылган хезмәтләре тузан җыеп ята. Диния нәзарәтендәге нәшрият бүлегенең максаты да шуларны халыкка кире кайтарудан гыйбарәт»,-дигән сүзләре йөрәгемә сары май булып яткандай тоелды.
Хаҗип ӘХМӘТША

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел