30 ноябрьдән 10 декабрьгә хәтле көннәрдә Чаллы шәһәрендә инвалидлар ункөнлеге үтә. Моның хакта шәһәр мэриясе матбугат-конференциясендә халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова хәбәр итте.
Ул, физик кимчелеклеләр ункөнлеге, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, мондый кешеләрне социаль тернәкләндерү, социаль яклау мәсьәләләрен хәл итү максаттыннан үтә.
Бу көннәрдә аларга иҗтимагый оешмалар, Башкарма комитет идарәсе җитәкчеләре катнашында «түгәрәк өстәл» , «Мин яратам сине, тормыш» дигән тематик программа, Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалид-балалар катнашында «Һәрвакыт кояш яшәсен» дигән XIII шәһәр фестиваленең гала-концерты оештырылды.
8 декабрьдә «КамАЗ» Мәдәният йортында сәгать 10.00 вакытта мәшгульлек үзәге «Инвалидлар өчен эш урыннары ярминкәсе» уздыра. Ункөнлек кысаларында шәһәрнең курчак, Татар дәүләт драма, «Мастеровые» рус драма театрында хәйрия спектакльләре һәм концерт программалары уза. Көнкүреш кирәк-яраклары оешмалары да физик кимчелекләрне ташламалар белән кабул итә, инвалидларга өйләрендә медицина хезмәте күрсәтәчәк, белгечләр планнан тыш кабул итәчәк.
Искә төшерик: хәзерге вакытта шәһәрде 31082 физик кимчелекле яши, шуларның 1640ы 18 яшькә хәтле балалар, дип хәбәр итә Nabchelny.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде