Кабулда шигыйлар гыйбадәтханәсе каршында көчле шартлау булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 54 кеше һәлак булган, 160 яраланган. 2001 елда Талибан режимы җимерелгәннән соң Әфганстан башкаласында мондый зур шартлауның булганы юк иде.
Кабул үзәгендәге терор гамәлен интихарчы башкарган. Ул бомбаны Гашурә бәйрәме уңаеннан мәчет янына җыелган шигыйлар арасына кереп шартлаткан.
Әфганстан башкаласында бомба шартлап озак та үтмәгән, илнең төньягында Мазари-Шәрифтә икенче терор гамәле ясалган. Анда шартлаткыч шулай ук мәчет янында шартлаган, дүрт кеше һәлак булган, 17се яраланган.
Әлегә шартлауларны кем оештырганы билгеле түгел. Бу терор гамәлләре төбәктәге шигыйлар һәм сөнниләр арасын бозу өчен оештырылган, ди Әфганстан хакимияте.
"Азатлык.орг"тан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде