Башкортстанның мөселманнар өчен танышу клубы гаилә төзергә, дуслар булдырырга, очрашуларда катнашырга теләүчеләрне үзенә чакыра. Клуб утырышы катгый рәвештә ислам кысаларыннан чыкмый, кызыклы шәкелдә үтә. Инде ел ярым вакыт клуб үзенең тормыш юлдашларын эзләүчеләргә булыша. Бүгенге көнгә клуб базасында меңнән артык анкета хисаплана, клуб ярдәме белән йөзләп гаилә төзелгән. Яшьләр бүлеге алга таба да мөселманнарга үз тиңнәрен эзләүдә булышу нияте белән клуб эшчәнлеген үстерәчәк. Клубка үтү өчен www.dumrb.ru. сайтындагы анкетаны тутыру кирәк.
Үткән шимбәдә узган чарада клуб әһелләре катнашты, егетләр һәм кызлар чиста рухи атмосферада аралаша, таныша алды. Алар өчен ислам һәм гаилә мөнәсәбәтләре нигезләреннән лекцияләр оештырылган иде. Алга таба очрашулар Уфаның берәр хәләл кафесында оештырылачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде