Ул шагыйрь Г.Тукайның мирасын саклау фонды эшчәнлегенә багышлана
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген ТР Милли музеенда шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган «Ашкынамын... мәңгелеккә» дигән күргәзмә кысаларында «Тукай кыйтгаларны берләштерә» дип аталган чара уза. Ул шагыйрь Г.Тукайның мирасын саклау фонды эшчәнлегенә багышлана. Әлеге фондны шагыйрьнең дүрт буын туганы Риман Гыйлемханов җитәкли.
Фонд ике ел дәвамында эшләп килә, бу вакыт эчендә кызыклы проектлар тормышка ашырылды. Шуларның берсе — Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар буйлап оештырылган «Тукай-тур» туризм маршруты. Шулай ук фонд ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Дәүләт Советы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Рәссамнар берлеге белән берлектә берничә ел дәвамында укучылар арасында «Сөйкемле Шүрәле» иҗат конкурсын үткәрде.
Тукай фонды тарафыннан оештырылган иң зур проектларның берсе — шагыйрь эзләре буенча Казахстан Республикасына һәм Кытай Халык Республикасына оештырылган фәнни-тикшеренү экспедициясе. Аның нәтиҗәләре буенча «Истә калганнар» исемле китап нәшер итү көтелә.
ТР Милли музеенда узачак чара кысаларында Габдулла Тукайга багышланган «Ашкынамын... мәңгелеккә» дигән күргәзмә буйлап экскурсия, әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фильмнар карау көтелә. Бу хакта Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел