Бүген Химиклар Мәдәният йотында физик кимчелеклеләргә вакансияләр ярминкәсе үтә.
Ярминкәдә шәһәрнең 35 оешмасы катнаша. Алар арасында ААҖ «Завод «Электроприбор», инвалидлар иҗтимагый оешмасы «Вера», ААҖ «КазХимНИИ» булачак. Шулай ук ярминкәдә Татарстанда лаеклы ялда булучылар иҗтимагый оешмасы, «Работа сегодня» «Работа для Вас», «Есть работа» газетлары катнаша.
Физик кимчелеклеләргә 1000нән артык буш урын тәкъдим ителәчәк. Оешмалар аларны шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, пешекчеләр, инженерлар, җыештыручылар, страховкалау консультантлары, электрогаз эретеп ябыштыру эшләрен башкаручылар, тегүчеләр, балалар бакчаларына музыка җитәкчеләре итеп кабул итә ала.
Шулай ук бу көнне хезмәт һәм шөгыльлек, социаль яклау, пенсия белән тәэмин ителү, медицина — социаль экспертиза сораулары буенча да белгечләр белән киңәшеп була.
Эш эзләүчеләр Казан һәм башка өлкәләр оешмаларыннан бирелгән буш урыннар һәм вазифалар хакында мәгълүмат белә алачак.
Шөгыльлек үзәгендә ярминкәдә катнашучылар тест үтә һәм психологик яктан яклана алачак, дип хәбәр итә Татарстанның хезмәт, шыгыльлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде