Шимбә З декабрь көнне каршы чыгучылар белән Ил башы Башар Асад ягында булган гаскәр арасында булган бәрелештә 23 тән дә ким булмаган кеше үлде ди хәбәр итә «Аль-Арабия».
Иң эре бәрелеш Идлиб шәһәре янында була. Биредә 15 кеше үлә. Шулар исәбеннән өчесе ут астына эләккән шәһәр халкы, дип хәбәр итә Agence France-Presse. Мәрхүм булучыларның 7се гаскәри, тагын бишесе Асад ягындагыларыннан иде. Идлиб Сүриядә революцион активлыкның үзәге булып тора.
Шулай ук каршылык белдерүчеләр Хомс шәһәрендә дә чыкты. Биредә биштән дә ким булмаган кеше үлде. Агентлык әйтүенчә, берсен снайпер атып үтерде. Бәрелеш вакытында шулай ук Таласта да берәү вафат булды, бишәү имгәнде.
Башар Асадның китүен таләп итү белән чыккан тавышлар ел башыннан дәвам итә. Асад реформалар башлану турында игълан итсә дә, каршы якның төп таләбе булган хакимияттән китүдән баш тарта. 2 декабрь җомга көнне БМО кеше хокуклары советы Сүрия хакимиятенең эш итү рәвешләрен гаепләде. БМО әйтүенчә, бәрелешләр вакытында илдә 4 меңнән дә ким булмаган кеше үлгән, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел