Аның алдагысы Самара өлкәсенең Гали авылында булган иде
«Татар-информ»ның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм «Сөембикә» журналы бергәлектә уздыра торган «Авыл кызы» бәйгесенең сайлап алу турын уздырды. Хәбәр ителгәнчә, аның алдагысы Самара өлкәсенең Гали авылында булган иде.
Урмай авылында узган бәйгедә Чувашия Республикасының өч районыннан — Батыр, Комсомол һәм Ибрәс районнарыннан татар кызлары катнашты. Жюри «Хуҗабикә», «Балам-багалмам», «Туган якны яратучы», «Үз эшенең остасы», «Булганнан бар да була» кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче. Шулай да башкалабыз Казанда узачак финал өлешенә жюри тарафыннан ике кыз сайлап алынды. Алар Урмай авылыннан Азалия Хәертдинова һәм Тукай авылыннан Гөлия Хәйретдинова. Кызларның икесе дә студентлар. Бу сылулар киләсе елның март аенда башкалабызда узачак «Авыл кызы» бәйгесенең йомгаклау өлешендә чыгыш ясаячаклар. Урмай авылы мәдәният йортында узган бәйгене «Мишәр» халык фольклор-эстрада ансамбле бизәде.
Киләсе сайлап алу туры 2012 елның февраль аенда Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында узачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел