Бүген, ягъни кышның беренче көнендә, башкалабызның «Мәрҗани» мәчетендә Казан имамнарының җыелышы вакытында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәезов гыйбадәтханәләрне сайлау алды агитациясе мәйданына әйләндермәскә кирәк дигән фикерләрен әйтте. Ник дигәндә, динебез сәясәтнең пычрагына кереп батмаска, алардан өстен торырга тиеш. Әлбәттә, мөселманнарга да Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу мәслихәт. Һәм анда кемне сайлау һәркемнең үз эше.
Җыелышта Казан мэриясенең җаваплы хезмәткәре Ирек Арсланов чыгыш ясап, быелгы Корбан бәйрәмен оешкан төстә үткәргәннәре өчен имамнарга рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә шул ук тәҗрибәдән читкә тайпылмаска, ягъни корбан чалу урыннарын тәртиптә тотып кылырга бу гамәлне дигән теләкләрен ирештерде.
Имамнар мәҗлесендә Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин сүз алып, башкалада татар балалары бакчасын оештыруга рөхсәт алынуы һәм бу эшне, Аллаһы боерса, башкарып чыгарга мөмкинлек булуы турында хәбәр итте.
Мәркәзебез имамнары төзекләндерүдән соң, иртәгә Казанда тарихи «Апанай» мәчетенең ачылуы хакындагы мәгълүматны шулай ук бик бирелеп тыңладылар. Билгеле булганча, «Апанай» мәчете «Мәрҗани» гыйбадәтханәсе белән бер үк чорда — 1768 елда татар байлары тарафыннан салына. Әмма аңа «Мәрҗани» кебек үк данлыклы язмыш насыйп булмаган. Хәзер исә бу тарихи гыйбадәтханә үзенең элекке рәвешенә китереп эшләнде һәм тиздән ул үзенең вазифаларына керешер, ягъни мөселманнарның гыйбадәт кылу урынына әйләнер.
«Мәрҗани» мәчетендә уздырылган утырышта Россиядә антитеррорчыл акциянең үткәрелүе, шуңа күрә мөселманнарга да сак булырга кирәклеге хакында әйтелде.
Хаҗип ӘХМӘТША

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел