Казанлылар көндәшләре капкасына дүрт туп кертүгә иреште.
30 ноябрьдә «Рубин» үз кырында «Шэмрок Роверс» командасын 4:1 исәбенә тар-мар итте. Әлеге матч алдыннан «Рубин» Лондонның «Тоттенхэм» клубы белән бергә үз төркемендә икенче һәм өченче урыннарны бүлешә, ә казанлыларның көндәше — 17 тапкыр Ирландия чемпионы соңгы баскычны били иде. Грециянең ПАОК клубы исә беренче баскычта урнашты.
Корбан Бердыев матчның беренче минутларында ук кырга Рыжиков, Калешин, Навас, Шаронов, Боккетти, Натхо, Нобоа, Рязанцев, Карадениз, Нельсон Вальдес һәм Обафеми Мартинс кебек уенчыларны чыгарды. Казанлылар 10 нчы минутта исәпне ачуга иреште.
Әмма кыр хуҗаларының шатлыгы озакка бармады. Ике минут узуга ук «Шэмрок Роверс» исәпне тигезләде. Алга чыгу өчен «Рубин»га 24 минут кирәк булды. Бибрас Натхо керткән туп нәтиҗәсендә казанлылар исәпне 2:1 итте.
Икенче тайм башында кунаклар "дилбегә"не үз кулларына алган кебек булды. Әмма 5 минут узуга ук өстенлек казанлылар кулына күчте. Бу юлы Вальдес уңышка иреште. 62 нче минутта Мартинс керткән туп уенның язмышын хәл итте. Нәтиҗәдә, очрашу «Рубин» файдасына 4:1 исәбенә төгәлләнде.
Шул рәвешчә, «Рубин»ның язгы стадиядә Ауропа Лигасында чыгышларын дәвам итү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.
«Рубин» — «Шэмрок Роверс» (Ирландия) — 4:1 (2:1)
Тупларны керттеләр: Вальдес, 10 (1:0). Оман, 12 (1:1). Натхо, 36 (2:1). Вальдес, 51 (3:1). Мартинс, 62 (4:1).
«Рубин»: Рыжиков, Калешин, Шаронов, Навас, Боккетти, Рязанцев (Дядюн, 71), Натхо, Нобоа, Карадениз (Ансалди, 69), Мартинс, Вальдес (Касаев, 61).
«Шэмрок Роверс»: Томпсон, Салливан, Стивенс, Маррей, Оман, Патерсон (О`Доннел, 70), Райс, Тернер (Твигг, 81), Деннехи, Финн (Килдафф, 70), Шеппард.
Язма "Татар-информ"нан алынды

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел