Рәсәй мөфтиләре Советы Рәисе, мөфти шейх Равил Гайнетдин белән Төркия республикасының дин эшләре Министры, профессор Мехмет Гюрмес арасында эшлекле очрашу үтте.
Очрашу доктор Гюрмес һәм Равил Гайнетдинов арасында хезмәттәшлек итү турында кул куелган Килешү кысаларындагы сорауларны сөйләшүгә багышланган иде.
Тарафдарлар инде җайга салынган хезмәттәшлеккә уңай бәя бирде һәм Килешүдәге бар юнәлешләрдәге эшчәнлекне үстерү ниятен белдерде.
Якын арада Ислам Энциклопедиясен бастыру темплары тизләтеләчәк. Төркия ягы Рәсәй ислам уку йортлары өчен укыту әдәбиятын бастыруга үз өлешен кертәчәк.
Хезмәттәшлекнең башка яклары да билгеләнгән. Шул исәптән Теология һәм ислам белем бирү мәсьәләләре буенчаТөркя җөмһүриятенең дин эшләре Министрлыгы укытучыларның һөнәри әзерлек һәм Рәсәй ислам югары уку йортлары хезмәткәрләренең белем дәрәҗәсен үстерүдә ярдәм итәчәк.
Үзара эшчәнлекнең бер юнәлеше — 2010 елның август аенда кул куелган аерым Килешү нигезендә Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа комплексын төзүне дәвам иттерү.
Очрашу вакытында Төркия республикасының Рәсәйдәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Айдын Сезгин һәм халыкара хезмәттәшлек буенча СМР рәисе Мостафа хәзрәт Кютюкчу катнашында башка актуаль сораулар каралды.
Иртән узган бу очрашудан соң, Рәсәй мөселман лидеры Кыргызстан җитәкчелеге чакыруы белән Бишкекка очты. Ул 1 декабрьдә Алмазбек Атамбаевны Кыргызстанның ил башлыгыитеп тану тантанасында катнашачак, дип хәбәр итә muslim.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде