2011 елның 28 ноябрендә Казанда яшьләр арасында стритбол уены буенча узган III шәһәр спартакиадасы үтте. Аның оештыручылары: җөмһүриятебез шәһәр муниципаль белем бирү Башкарма комитетының Физик культура Комитеты белән берлектә мөселманнар Диния нәзарәте булды.
Ярышлар Бондаренко урамы, 7 йорт буенча урнашкан, «Ватан» спорт комлексында узды.
Биредә 6 команда катнашты. Болар: «Әниләр» һәм «Солтан» мәчетләреннән килүчеләр, РИУ командасы, «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре.
Ярыш барышында беренче урын РИУ, икенчесе «Әниләр», өченчесе «Солтан» мәчете командаларына бирелде.
Биредә мөслимәләр дә катнашты. Шулай итеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ике командасы тәкъдим ителде. Аларга беренче урыннар бирелде.
Җиңүче командалар диплом, медальләр белән бүләкләнде.
Мондый ярышлар мөселман яшьләре арасында физик культураны популярлаштыру, спорт төрләренә кызыксыну уяту, шулай ук ДУМ-Үзәк дини берләшмәдә массакүләм спорт һәм физкультура-тернәкләндерү эшләрен үстерү һәм сәламәт яшәү рәвеше принципларын җәелдерү максатыннан үтә, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел