Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 29 ноябрь көнне ТР МДН «Зәкәт» Хәйрия Фонды вәкилләре Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай hәм М. Җәлил исемендәге Дәуләт бүләкләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры Фәнис Яруллин белән очрашты. Яшь вакытта алынган җитди травмадан соң Яруллин йөри алмый башлый. 50 елдан артык урын өстендә ятканына карамастан, ул бервакытта да оптимизм, түземлек hәм тормышка булган мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларны югалтмый. Авыр сынауларга карамастан, яшәргә омтылышны ничек саклап калырга hәм төшенкелеккә бирелмәскә дигән сорауга Фәнис абый болай дип җавап бирде: «Беренчедән, hәрвакыт хәрәкәттә, эшчән, тырыш, актив булырга, үз өстеңдә эшләргә, икенчедән, тормышны hәм кешеләрне яратырга, гел гашыйк булып яшәргә кирәк», — диде. Һичшиксез, Фәнис Яруллинның тормыш юлы — ул искиткеч рухи көч, кеше үз кимчелекләреннән өстен була алу, акыл hәм талантның ихтыярсызлык hәм төшенкелекне җиңә алуының күркәм үрнәге.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел