«Сетевая компания» ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча «Иң яхшы тыю һәм кисәтү билгеләре»нә бәйге игълан итте.
Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәпләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда «Сетевая компания» ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты — балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.
Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.
Материаллар язма һәм электрон үрнәкләрдә түбәндәге адрес буенча җибәрелә яки китерелә: 420066, г.Казань, ул Чистопольская, д.5, а/я135. Редакция газеты «Мэгърифэт». Телефон: (843) 292-36-53, magrifat@inbox.ru 420094, г.Казань, ул Бондаренко, д.3. Телефон: 291-82-84, office@gridcom-rt.ru
Конкурска материаллар 19 декабрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясаганда билгеләрнең оригинальлеге, үзенчәлекле булуы, төгәллеге һәм күрсәтмәлелеге искә алыначак. Конкурс оештыручылары әлеге бәйгедә студентларның да актив катнашуына өметләнә.
Конкурс җиңүчеләренә призлар тапшырылачак, ә аларның эшләре «Сетевая компания» ААҖенең WEB-сайтында урнаштырылачак, электрдан җәрәхәт алуны кисәтүгә багышлап чыгарылачак плакатларда, буклетларда һәм мәгълүмати материалларда кулланылачак.
Чыганак: http://vatantat.ru

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде