Авария хәлендәге торакларны бетерүгә Яшел Үзәнгә Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 2011 елда 120 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган.
Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә яшәүче 5 гаилә яңа фатирларга күчерелде. Моңарчы алар авария хәлендәге торакларда көн күрде, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Авария хәлендәге торакларны бетерү программасы буенча торак фондтан Яшел Үзәнгә Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 2011 елда 120 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. Шуның 11,5 миллион сумы Васильево бистәсе өлешенә тигән. Моннан тыш район бюджеты да 1 миллион 100 мең сум акча бүлеп биргән.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, күптән түгел Яшел Үзәндә тузган торакта яшәүчеләргә дә 25 фатирдан ачкычлар тапшырылды. Яңа елга хәтле тагын 55 гаиләгә яңа торак тапшырылачак, шул исәптән 13 авария хәлендәге йорт иштереләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел